top of page

Мәчкәрә-тарихта тирән эзле авыл.

      Безнең яклар истәлекле, тарихи булуы белән күп яклардан аерылып тора. Татар халкының мәшһүр тарихчы галиме Шиһабетдин Мәрҗәни дә үзенең «Казан һәм Болгар хәлләре турында файдаланылган хәбәрләр» дигән ике томлык хезмәтенең «Казан тирәсендә кайбер авылларның кыскача тарихы» дигән бүлегендә сүз башында «Бу фасылда нәрсәсе беләндер танылган яки берәр мөнәсәбәт белән билгеле булган Казан шәһәре тирәсендәге кайбер авылларның кыскача тарихлары һәм аларны төзүчеләр искә алына» дип яза һәм башка берничә авыл белән беррәттән, Мәчкәрә авылының тарихына да туктала. Телдән сөйләнгән бик күп истәлекләр һәм кайчандыр Оренбургта басылып чыккан Мәчкәрә авылы тарихы турындагы материалларны үзләре укыган абзыйларның сөйләүләре буенча (Шакиров Габдрахман һәм Камалов Гомәр) Мәчкәрә авылында татарлар яши башлау моннан 30 км. чамасы ераклыкта булган Бөрбаш дигән авылдан килеп утыручы Туктаргали һәм аның улы Ишмән исемле кешеләр килеп урнашу белән бәйләнгән булган. Бу турыда музейда урнашкан нәсел шәҗәрәсе дә сөйли. Легендаларда сөйләүләргә караганда, Туктаргали Бөрбаш авылында җир аз булганлыктан, җирне күп алу исәбе белән яңа урынга күчәргә булган. Кайда күчүне билгеләү өчен Бөр елгасына йомычка агызып җибәргән һәм шул йомычка кайда тукталса шул урынга күчәргә булган. Ә ул йомычка Бөрбаш авылыннан ага башлап Мәчкәрә авылының тегермән янындагы агачлыкка кадәр агып килгән дә, шул агачлыкка җиткәч, агачларга бәрелеп тукталган. Яр буйлап атка атланып йомычка агымы буенча карап барган Туктаргали дә шул урынга күчеп утырырга булган. Туктаргали һәм Ишмән (Ишмөхәммәт) күчеп утырган вакытта бу якларда урман һәм җир күп булган. Алар килеп урнашуга, күршедәге Янгул авылында яшәгән татарлар Мәчкәрә авылына, Мәчкәрәнең хәзерге тегермән очы урамнарында яшәгән марилар Янгул авылына күчкәннәр.   Мәчкәрәгә татарлар килеп утыру белән андагы удмуртларның бер төркеме күчеп киткән, ә бер төркеме татарлар белән катнашып татарлашканнар. Бу урындагы баштагы авыл исеме буенча Мәчкәрә авылы исеме сакланган. Ләкин яңа күчеп килүче Ишмән исеме белән авылны Ишменово дип йөртә башлаганнар. Бу вакыйгалар моннан 400-500 еллар элек булырга тиеш. Чөнки хәзерге Мәчкәрә зиратындагы (Ишан зираты) Фатима исемле 15 яшьлек кызга куелган кабер ташында: зиратта беренче кабер дип язылган язу (иске гарәп язмасы белән) хәзерге Мәчкәрә авылының моннан 400-500 еллар элек төзелүен раслый. Шулай итеп Мәчкәрә авылы  Ишмән иле дип йөртелгән,байларның шәкертләрнең күплеге ягыннан күренекле бер авыл. Бөре башы авылыннан  Ишмән бине Туктаргали бине Көчек бине Тәбеҗ исемле кеше хайваннары һәм йорт-җирләре белән авылдан читкә чыгып, башлап утар ясап урнашкан. Бераздан соң ул Бөре башында яшәүче Эшмәкә исемле Кеше белән дошманлашып, шул Эшмәкәнең җәбер һәм хурлауларына түзә алмыйча, Мәчкәрәдә урнашкан диләр. Бөре башы авылына салган мәчетен сүтеп, бүрәнә һәм агачларын хайваннарының муенына тагып Мәчкәрәгә күчергән. Бераздан соң Туймәк бине Туйкә исемле кеше ул мәчетне Бөре башы авылына яңадан кайтарып, авыл халкына һәм иманнарына биргән. Бу мәчет хәзер дә мирас юлы белән иманнан иманга күчеп килә.

      Бер хәбәргә караганда Ишмәннең Гаед, Габдессәлам, Габделмәннән, Сәгыйдь, Бәшир, Нәзир, Үтәмеш исемле җиде улы булган. Икенче Бер хәбәргә караганда Ишмәннең Гаед һәм Үтәмеш исемле ике улы калган. Үтәмештән Габдессәлам, ә аннан соң Мөхәммәтрәхим һәм Габдулла туган. Үз балалары бу заманда нәселләрен «Габдулла һәм Габдессәлам бине Хәлим бине Йосыф бине Ишмән бине Туктаргали бине Көчек бине Ходыш бине Сөләйман эй-Кирмани» дип билгелиләр. Ләкин Габдессәламнең атасы Хәлим бине Йосыф булганмы әллә Йосыф бине Хәлимме икәнлегенә шөбһә бар.

       Янә шунысы бар, әлеге Габдулла байның Мәчкәрәдә мелла Габделхәмид мәдрәсәдә укыган вакытта «Гыймадел – ислам» китабын үз кулы белән язып тәмамлаган. «Бу китапны Габдулла бине Габдессәлам бине Үтәмеш – Мәчкәрәдә Габделхәмид бине Үтәгән мәдрәсәсендә 1758 нче елда язды. Сүзе тәмам. Мәгәр «Үтәмеш» бабасының кушаматы булуы да мөмкин.

     Шулай итеп, Шиһабетдин Мәрҗәни Мәчкәрәгә килеп урнашкан беренче татар кешесе Туктаргали Ишмөхәммәт икәнлеген хәбәр итә. Чыннан да авылның тарихы белән эчкәрәк кереп танышсаң, бу авылның мәдәниятле кешеләр өчен үзенә күрә мәртәбәле төбәк булуына ышанасың. Шиһабетдин Мәрҗәнинең бабасы мелла Мөхәммәдрәхим бине Йосыфтан белем ала.

     

Шәҗәрә –нәсел агачы.

                                                                                                                                                         ... Киләчәккә аек карар

Үз тарихын анык белгән!...

   Шәҗәрә-нәсел агачы дигән сүз. Шәҗәрәне белү ул һәркемнең олы, изге бурычы .Чөнки шәҗәрәләр безгә халкыбызның үткән юлын, чал тарихын сөйли. Ә нәсел тарихларын өйрәнү , ул әлбәттә гаиләдән, туганнардан, дуслардан башка башкарылып чыга торган эш түгел.Шуңа да дуслык-туганлык һәрдаим янәшә барырга тиеш. Туганлык хисләре, буыннар тарихы – ул гаилә ядкаре булып киләчәккә бара.Ә киләчәк ул яңа буын  дигән сүз. Буыннар чылбыры ул бик озын. Шушы озын чылбырларда буталып калмас өчен һәркем   нәсел тарихын өйрәнергә тиеш.Чөнки үз туган ягының, нәселенең тарихын ачык белгән кеше генә киләчәккә  аек һәм зур өмет-ышаныч белән карый.  

  Безнең Мәчкәрә урта мәктәбендә урнашкан «Туган якны өйрәнү музее» нда бик кадерле, кыйммәтле экспонатларның берсе , күзгә күренеп торган иң эчтәлеклесе – ул Мәчкәрә авылы кешеләренең буыннар шәҗәрәсе бар. Шәҗәрәдә авылыбыз тарихы, аның танылган кешеләренең язмышы саклана.Ә шәҗәрәнең тамыры ныклы Үтәмешләр нәселеннән булуы, авылыбыз өчен үзе зур дәрәҗә.  Шәҗәрә – чал тарихлы хәтер хәзинәсе. “Әгәр дә үлгәч искә алсыннар дисәң, игелекле нәсел һәм эчтәлекле китап язып калдыр!», - дигән борынгы акыл ияләренең берсе. Игелекле нәсел калдыр -  бу сүзләр кешегә икеләтә бурыч йөкли. Беренчесе – нәселең игелекле булсын өчен, син үзең игелекле булырга тиеш. Икенчесе – игелекле балалар тәрбияләргә тиешсең. Һәм иң мөһиме,һәркемдә үткәннәр белән элемтәне югалтмау омтылышы яшәргә тиеш , чөнки үткәннәрдән башка киләчәк юк.

 

Хәтерләүдән  курыкма син 

Үткәнеңне онытма син!

Әйе, «Илен белмәгән – игелексез, халкын белмәгән – холыксыз, нәселен белмәгән – нәсәпсез» дип юкка гына әйтмәгән халкыбыз.

Мәчетле авыл-изге авыл.

      Мәчетле авыл - изге авыл диләр. Безнең авылдагы мәчет тә 1791 нче елны Абдулла бай тарафыннан төзетелгән. 1793 нче елда анда беренче намаз укылган. Икенче мәчет 1872 нче елда Исхак бине Габдулла тарафыннан төзетелгән. Чөнки аңа кадәрге агач мәчет янгын чыгу аркасында янып беткән. Ә ул агач мәчетне Габдулла байның малае Муса төзеткән була. Муса Мәчкәрәдә һәм Бохарада белем алганнан соң, үзлегеннән китаплар укып, олы галимнәрнең белемнәрен өйрәнгән. 1800 нче елны Мәчкәрә авылында булган мәҗүси арларны дингә кертүгә ирешә. Менә шушы вакытта ул теге агач мәчетне салдыра. Ләкин ул салдырган мәчет, әйтеп үткәнебезчә, 1871 нче елны ут чыгып янып бетә. Һәм 1872 нче елда аның улы Исхак аның урынына таш мәчет төзетә. Хәзерге көндә ул клуб хезмәтен үти. Авылдагы атаклы байлар – Үтәмешевларның нәсел тамырлары тирән. Алар үзләрендә Вятка аръягындагы урманнарны, Мәчкәрә белән Тәмәй авыллары арасындагы болыннарны һәм Мәчкәрә тегермәне янындагы җирләрне тотканнар. Үтәмешев Вятка аръягындагы урманнарны Иске авыл алпавытына картада уйнап оттырган. Шуннан соң ул урман Иске авыл алпавытына күчкән. Мәчкәрә белән Тәмәй авыллары арасында, Бөр елгасы буенда урнашкан Кытап (тукыма) фабрикасына да Үтәмешевлар хуҗа булган. Ул фабрика Оренбургтагы гильдия купецлары өчен тукыма җитештергән. Әйләнә-тирә авыллардагы халык Үтәмешевлар фабрикасында эшләгән. Туку фабрикасы янында эрләү мануфактурасы да булган. Җеп эрләү өчен мамык Урта Азиядән китерелгән.

Мөхәммәтгали  Үтәмешевның  2 катлы таш йорт пулаты бүгенге көндә авылга зур ямь биреп тора.Ул 1870 елда төзелә. Бүген дә бу йорт коррекция - интернат мәктәп бинасы булып тора.

Тарихи истәлекләр

Мәгърифәтле авыл Мәчкәрә.

 

 Туган як, туган авыл, туган җир – иң кадерле , изге сүзләр ул. Туган якны кем генә яратмый да, кем генә аның белән бәйләнешле истәлекләрне  яңартып, сагынып, аның данлы шәхесләре белән горурланып яшәми икән. Безнең Мәчкәрә авылы – тирән тарихлы авыл.Заманында тирә-юньдә гыйлемле,мәгърифәтле төбәк - Мәчкәрәнең үткәне гаять  бай һәм гыйбрәтле. Әйе, авылыбыз элек-электән  сәүдәгәрләре,мәгърифәт учаклары белән мәгълүм җирлек. Ул Ишмән иле дип йөртелгән, байларның һәм шәкертләрнең күплеге ягыннан күренекле бер авыл. Мәчкәрә авылының 18-19 гасырлардагы үсеше күп яктан  татар дөньясында эз калдырып киткән билгеле затлар – Үтәмешевләр эшчәнлегенә бәйле.Үтәмешевларның революциягә кадәрге берничә буыны тынгысыз һәм тәвәккәл  эшкуарлар булган. Татарларны төрлечә кысу , тыю, чикләүгә  карамастан, аларның танылу дәрәҗәсенә ирешүләре хәзерге буын өчен дә уңай, хөрмәтле күренеш. Үтәмешевлар атаклы сәүдәгәрләр  булып кына  түгел, татарларның  мәдәни һәм  рухи үсешенә дә өлеш кертүләре белән танылганнар.

   Ачык һавадагы музейны хәтерләтүче авылның әле хәзер дә исән, эчке һәм тышкы  ягында кызыклы гына архитектура элементлары да булган  таш мәчете бар. Аны  төзеткән  беренче гильдия сәүдәгәре Габдулла Габдесәлләм улы Үтәмешев  үзе 100 яшькә якын яшәп , 1832 елда Мәчкәрә авылында вафат була.Ул Рәсәйнең күп кенә татар авылларында яхшылык һәм изгелекләренең истәлеге итеп берничә дистә мәчет төзетә.19 йөзнең мәшһүр галиме, тарихчы һәм мәгърифәтче Ш.Мәрҗани фикеренчә,“ул төбәкнең эшкуары булган, дәүләтенең зурлыгы, юмартлыгы, гыйлем һәм дингә мәхәббәте,галимнәргә дуслыгы белән шөһрәт казанган. Дин мәсьәләләре буенча китап язган. Чорының укымышлы кешесе булган”.

 Мәчкәрә авылының тарихы белән эчкәрәк кереп танышсаң, бу авылның мәдәниятле кешеләр өчен үзенә күрә мәртәбәле төбәк булуына инанасың.

 

Гыйлем-иман нурлы Мәчкәрә мәдрәсәсе.

 

  Дәверләр үткән саен халыкның аң-белемгә булган ихтыяҗы үсә барган. Мәдрәсәләр тоту традициясе гасырлар аша килгән. Бу уку йортларының мәсләге дини булса да , аларда  дингә кагылышлы фәннәр белән  беррәттән , дөньяви фәннәр дә укытылган: логика, философия, астрономия, физика, география, анатомия һ.б. Ул гына да түгел , матур язу, физкультура , җыр рәсем буенча да күнекмәләр бирелгән.Тирә - юньдәге уку йортлары белән чагыштырганда  мәдрәсәләрнең дәрәҗәлесе, абруйлы, танылганы, даны ягыннан Сатыш, Иж-Бубый мәдрәсәләре белән тиңләшерлек мәдрәсә  Мәчкәрә  авылында да була. Аны ислам дөньясында яхшы белгәннәр. Мәчкәрә мәдрәсәсендә Казан, Уфа, Вятка губерналарының руханилары гына  түгел, Себердән, башкорт, казах далаларыннан килеп тә белем алганнар.

Мәгърифәтле уллар тәрбияләгән авыл.

 

Заманының олуг шәхесләреннән : бөек акыл иясе Каюм Насыйриның әтисе һәм шулай ук тарихчы галим Х.Әмирхан да , Габденнасыйр Курсави  да башлангыч белемне Мәчкәрә мәдрәсәсендә алганнар.

 

Татарның бөек мәгърифәтчесе, рухани  Габденнасыйр Курсави 1776 елда ТР Арча районында туа. Башлангыч белемне  ТР Кукмара районы Мәчкәрә мәдрәсәсендә мелла Мөхәммәдрәхимнән  алган. Сеңлесе Мәрхәбә Мәчкәрәнең данлыклы нәсел тамырыннан булган  Габдессәләм – әл  Мәчкәрәвинең  хатыны. Алар Мәчкәрәдә гомер иткәннәр.  Шиһабетдин Мәрҗанинең бабасы мелла Мөхәммәдрәхим бине Йосыфтан белем ала. Ә Шиһабетдин Мәрҗани, Каюм Насыйрилар  үз   ата- бабаларыннан тирән белем алалар .

 Каюмның балачагы авылында үтә. Башлангыч белемне Мәчкәрә мәдрәсәсенең иң укымышлы кешесе – әтисеннән алган бу егет барлык дөньялык, татар дөньясы өчен зур шәхескә әверелә.Чөнки әтисенең биргән белеме , аңа зур үрләргә менәргә  ярдәм итә. Димәк, Мәчкәрә мәдрәсәсенең роле, аның биргән белеме тирән, зур дигән сүз. Каюм Насыйри мәдрәсәләрдә укып төрле телләр үзләштерә. Шул ук вакытта качып кына булса да, рус телен дә өйрәнә ул. Аны чордашлары мөселманнар  арасында  европача белем алган беренче кеше итеп таныйлар. Ул татар публицистикасы һәм критикасы үсешенә зур өлеш керткән шәхес. Ул чыгарган календарьлар, язмалар татар халкының  рухи тормышында зур роль уйнаган. Татар милләтен үстерергә теләп дәреслекләр төзегән, әдәбият өлкәсендә критик яктан фикерен белдергән, критикага нигез салган. 

  Әйтеп үткәнебезчә, Ш.Мәрҗаниның да бабасы Мәчкәрә мәдрәсәсендә гыйлем алган кеше. Әтисе дә, Мәрҗани үзе дә бабаларыннан  белем алган кешеләр. Шушындый гыйльми гаиләдә үскән   Шиһабетдин Мәрҗани дә  гаять тирән, төпле белемле зат булып өлгерә.  Ул, татар, төрки телләреннән тыш, гарәп, фарсы телләрен камил белә. Күп кенә хезмәтләрен гарәпчә яза.

    Шиһабетдин хәзрәт (аны еш кына шулай дип йөртәләр) - энциклопедик галим, күпкырлы шәхес. Аның гыйльми эшчәнлеге күптармаклы: тарих, фәлсәфә, филология, археология, этнография, география, халык иҗаты һ.б.

    Ш.Мәрҗанинең 30дан артык хезмәт язуы мәгълүм. Болар арасында аеруча билгелеләре түбәндәгеләр:   “Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар” (“Казан һәм Болгар хәлләре турында файдаланылган хәбәрләр”). Кыскартылган, хәзерге телгә тәрҗемә ителгән тексты 1989 елда басылып чыккан.   “Мөстәфадел-әхбар...” китабын кыскача татар тарихы дип     атарга мөмкин. Анда халкыбызның этник тарихы, мәгарифе, рухи мирасы, күренекле шәхесләре,  мәчет-мәдрәсәләре хакында    күп  төрле мәгълүматлар бар.

    Әйе, Мәчкәрә - бай тарихлы, илгә бик күп укымышлы кешеләр биргән авыл. Авылдагы атаклы байлар – Үтәмешевларның нәсел тамырлары тирән. 

1929 ел, Мәчкәрә

            З. Каримова                                         Исмәгыйль  Үтәмешев                                  Рөстәм  Үтәмешев      

Шәҗәрәгә кергән кешеләрне карендәшләр  диләр бит. Авылыбызның нәсел тамыры ныклы, тирән булуы белән без чиксез горурланабыз.Һәм киләчәк буынга бабаларыбызның узган данлы гомерләре хакында сөйләргә тырышабыз. «Әгәр без борынгы бабаларыбызны онытсак, берникадәр вакыттан соң безне дә онытырлар». Менә шушы изге сүзләрнең тирән мәгънәсенә төшенергә тырышабыз.Бүгенге буын кешеләре,балалар олы шәхесләребез, авылыбыз горурлыгы булган Үтәмешевларның уллары, оныклары белән очрашып, аралашып яшәү бәхетенә ия.Һәм без бүген аларның олы хезмәтләрен белеп, бабаларының данлы юлын дәвам итүләре, нәсел тамырлары,шәҗәрәләре белән кызыксынып яшәүләренә сокланабыз.Әйе,хөрмәтле галим Илдар Үтәмешевның әтисе Рөстәм абыйның да тормыш юллары чуалчык булган. Ләкин ул нәселнең данлы исемен саклап калган, сынмаган-сыгылмаган,зур үрләр яулаган.

Җирдә матур эз калдырып.

   Кеше җирдә ни өчен яши? Үзенең кыска гына гомере эчендә ул барысына да өлгерә: барын да танырга, белергә, үзе эшләп карарга, сөенергә, кайгы – хәсрәтләрне җиңеп чыгарга һәм иң мөһиме – үзе турында киләчәк буынга якты истәлек калдырырга тырыша. Әлеге сүзләр 1926 нчы елда безнең Мәчкәрә авылында дөньяга килеп Ю.Гагаринны очышка әзерләү дәрәҗәсенә кадәр үскән галим – Үтәмешев Рөстәм Исмәгыйль улына карата әйтелгәндер, мөгаен.

Үтәмешевләр гаиләсенең язмышы бик ачы була.Алар күргән михнәтләрне күз алдына китерү дә куркыныч.Әмма куәтле тамырдан:ислам динен таратуга,мәгърифәтне үстеүгә омтылган Ишмән нәселеннән булуы Рөстәм Исмәгыйль улына тормышта югалып калмаска ярдәм итә.Ул зур тырышлык куеп фән өлкәсендә хезмәт итәргә керешә. Ул Ленинград авиация приборларын төзү институтын тәмамлаганнан соң хәрби һава көчләренең фәнни - тикшеренү институтында эшли. 1967-1984 нче елларда медицина техникасын үстерү буенча илнең баш институты белән житәкчелек итә. Үзара икътисадый ярдәмләшү Советына кергән илләрнең координацион үзәген житәкли. СССР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш метрологы була.

      1967 нче елда Ю.Гагаринны очышка уңышлы әзерләве өчен Хезмәт Кызыл байрагы ордены белән бүләкләнә. 1991 - 94 нче елларда медицина фәннәре Академиясенең квалификацияле гыйльми советы әгъзасы һәм үзе җитәкләгән институтның махсуслаштырылган Советы рәисе була. Ул 300 дән артык фәнни эш, 120 уйлап табулар авторы. Россия табигать фәннәре, медицина техника фәннәре Академияләренең мөхмир әгъзасы. Ул бик күп бүләкләр, медальләр һәм исемнәргә ия. Мәсәлән, радиотехника өлкәсендә уңышлы уйлап табуы өчен А.Попов исемендәге; “РСФСРның мактаулы уйлап табучысы”; Королев, Гагарин исемнәрендәге һ.б төрле медальләр, үлгәннән соң да аңа Хезмәт Кызыл байрагы ордены, 1 нче дәрәҗә «Вернадский йолдызы» ордены бирелә. Гомумән алганда, Рөстәм Үтәмешевның гыйльми эшчәнлеге, уйлап табу, үстерү, камилләштерүдән, беренче космонавт Ю.Гагаринны очышка әзерләү, зур фәнни ачышлары һәм хезмәтләре белән данлы.

  Үтәмешев Рөстәмнең улы Илдар да олы галим - техник фәннәр докторы, академик.

Ул 1954 нче елда Казанда туа. Мәскәү физика-техника институтын тәмамлаганнан соң «Квант» Бөтенсоюз фәнни-җитештерү берләшмәсендә индроскопия һәм томография өчен өч кырлы голографик сурәтләү жайланмаларын, голографик медицина җиһазларын уйлап табу, рентгенография алымнары һ.б. өстендә эшли. Медицина техникасын үстерү буенча берничә халыкара проектын җитәкли, Гамәли тикшеренүләр институтының Генераль директоры була. Ул 20 төргә якын аппаратура эшли. Россия табигать фәннәре, медицина–техника фәннәре,сәнәгать экологиясе академияләренең мөхбир әгъзасы һәм бик күп бүләкләр иясе:Бөек Петр, Вернадский медальләре, “Халыкара ел кешесе”, “Фән һәм сәнгать рыцаре” медале, 2 нче дәрәҗә “Вернадский йолдызы” ордены.

Димәк, данлыклы Үтәмешевлар нәселе  фән өлкәсендә үзләрен танытырга өлгергәннәр.Ә без Мәчкәрә төбәгендә яшәүчеләр, гасырлар аша буыннан – буынга изге мирас булып тапшырылып килгән искитәрлек акыл- зиһенен кешеләргә хезмәт итүгә багышлаган бу күренекле шәхесләр – олы галимнәрнең хезмәтләрен өйрәнәбез һәм хөрмәт итәбез.   

Без ,Мәчкәрә төбәгендә яшәүчеләр, тагын бер күренекле шәхес белән горурлана алабыз. Әлеге шәхеснең нәсел җепләре дә Мәчкәрә кешеләре буыннарына килеп тоташа. Бу дөнья әдәбияты һәм җәмәгатьчелекнең олы шәхесе Чыңгыз Айтматов нәселе. 

  Чыңгыз Айтматов Үтәмешләр нәселенә ничек барып тоташа соң? Баксаң Чыңгызның  әнисе Нәгыймә - Үтәмешевларга караган Хәмзә Габделвәлиев кызы икән.Нәсел агачында Нәгыймә Хәмзә кызына “караучы ботак” 1610 елдан хисаплана. Аның башында Туктаргали тора. Аны гади генә менә болай аңлатып булыр иде : Туктаргали – Ишмән – Йосыф – Хәлил – Габдрәшит – Гайсә – Габделвәли – Хәсән – Хәмзә (Чыңгызның бабасы). 1840 нчы елда дөньяга  килгән Хәмзә Габделвәлиев тә заманының атаклы  сәүдәгәре булган. Чыңгыз Айтматовның икенче буын туганы Ренат Абдулвәлиев “Алар якты эз калдырды”исемле мәкаләсендә үзләренең Ишмән нәселеннән булулары турында яза :”Чыңгызның әнисе Нәгыймә апа минем  әтием Шәрифнең бертуган сеңлесе була.Кайчандыр,16 гасыр уртасында ук безнең бабаларыбыз хәзерге Татарстан территориясенең  Мәчкәрә авылына (Кукмара районы) нигез салганнар,19 гаcырның 70 нче еллар азагында  Хәмзә  бабай –туганнары Әхмәтгали һәм Галия белән туган якларны ташлап, кәрәванга ияреп ,Урта Азиягә китәләр”. Каракүл шәһәрендә Хәмзә белән аның хатыны Газизәбануның 8 баласы туа. Алар: Мөхәммәтҗан, Сабир, Шәриф, Габдулла, Гөлшат, Нәгыймә, Әсмәбикә , Зиннәт.8 баланың берсе - Нәгыймә  Габделвәлиева – Чыңгыз Айтматовның әнисе. Хәмзә кызы Нәгыймәне бик яраткан.Хәмзәнең сөекле кызы Нәгыймә  Төрекул Айтматовка кияүгә чыга. Ул Кыргызстан партия өлкә комитетының агитация һәм пропаганда бүлеге мөдире була. Нәгыймә апа ,ире репрессиягә эләгеп,ачы язмышка дучар булып,балаларын ялгыз үстерә.(Айтматовлар гаиләсе турында үзебезнең район газетасы “Хезмәт даны”нда 2006 ел, 25 март санында басылган  Р.Закированың “Чыңгыз Айтматов:“Безнең өчен изге урын”дигән язмасында ачык язылган).Ата улны,ана кызны  онытырга тиеш булган куркыныч бу заманда исән калу өчен күпләр үзләренең нинди нәселдән булуларын яшерергә мәҗбүр булганнар. Нәгыймә апа ,мөгаен, соңгы көннәрендә сер пәрдәсен ача төшкәндер: ата-бабаларының туган туфрагына кайтып егылу турында хыялланган ул,әмма ерак юлга чыга алырлык хәлдә булмаган.Бөек язучы “Анам кыры” әсәрен –аларны,ягъни 4 ятимне тәрбияләп үстергән әнисенә багышлый.Кыргыз язучысы

 Чыңгыз Айтматов Мәчкәрә авылына - әнисенең ата-бабалары яшәгән изге төбәккә кайту теләге көчле булган.Ләкин рәхимсез үлем әдипкә бу төбәккә кайтып  җитәргә аяк чалды шул. Бөтен дөнья әдәбиятында танылган әдип,актив җәмәгать эшлеклесе Чыңгыз Айтматов зур мирас - кабатланмас әсәрләрен калдырып китте.Алай гына да түгел авылыбыз өчен никадәр зур дан-дәрәҗә калдырды ул.

Әйе, Мәчкәрә - бай тарихлы, илгә бик күп укымышлы кешеләр биргән авыл. Ә тарихи истәлекләр- ата-бабаларыбызның йөзе, туган ягыбызның алыштыргысыз хәзинәсе. Чыннан да, мәгърифәт нуры иңгән авылыбыздан, чын мәгънәсендә олы шәхесләр, олуг затлар чыккан шул. Шунысы куанычлы,  мәгариф-мәгърифәт өлкәсендә аларның сызган юллары дәвамлы , мактаулы  һәм уңышлы булуы. Үткәннәргә күз салсаң, чал тарихлы авылыбызга, аның дәрәҗәле халкына, данлы шәхесләренә карата горурлану катыш кызыксыну хисләре уяна. 

Мәчкәрәм.

Кукмарам-туган ягым,

Мәчкәрәм-туган төбәк.

Инде ничәмә гасырлар

Син диеп тибә йөрәк .

Читләргә китсәм әгәр,

Торалмыйм синнән башка.

Синең турында тарихлар

Язылган бездә, ташта.

Мәчкәрәм, туган  туфрак,

Туган йорт, нигез ташым ,

Үзеңә тартып торасың,

Әйләндерәсең башым.

Туктаргали, Ишмөхәммәт

Монда нигез салучы.

Исмәгыйль, Рөстәм  кебекләр

Алга алып баручы.

Кадыйров Рөстәм (7сыйныф)

 

bottom of page