top of page

 

 

Туган якны өйрәнү музее

Ачылу көне : 01.11.1986

Шаһәдәтнамә: № 108 , 31.03.99

 

Мәктәп директоры- Һадиев Марсель Васыйл улы

Музей җитәкчесе - Мөхәммәтҗанова Альбина Мәүлә кызы,  педагог-оештыручы

Экспонатлар -49, 3 кв.м.мәйдан биләгән аерым бүлмәдә  урнаштырылган.

Музейдагы әйберләр саны-494, шуларның - 465 төп нөсхә.

Экспозиция бүлекчәләре- Туган як тарихы;

  • Нумизматика;

  • Күренекле шәхесләр;

  • Авылыбыз сугыш чорында;

  • Мәктәп тарихы.

 

Музейның төп фонды буена кыскача характеристика: музей 3 төп бүлектән тора.

 - Мәчкәрә авыл элек.

 - Авылыбыз сугыш чорында.

 - Мәктәп сулышы.

Беренче бүлек авылыбызның тирән тарихын чагылдыра.Бу бүлектә туган ягыбыз тарихына  битараф булмаган авылыбыз халкы  тарафыннан җыелган бик күп кызыклы экспонатлар урын алган.Мнда шулай ук җирле рәссам Камалов Раиф Гомәр улы тарафыннан иҗат ителгән картиналарның  һәм авылыбыз халкы нәсел шәҗәрәсенең төп нөсхәләре, авылыбызның күренекле шәхесләренә багышланган стендлар   урын  алган.  Бөек  Ватан сугышы  бүлегендә   дан  почмагы, сугыш чоры  язмалары, альбом,  сугыш чоры истәлекләре, Әфган һәм Чечен сугышында  булган авылдашларга багышланган  истәлекләр белән танышып була.Өченче бүлектә мәктәп турында тулы мәгълумат , укытучылар турында стенд, чыгарылыш укучылары турында альбомнар,төрле истәлек-язмалар урнаштырылган.Музей –халкыбызның бәяләп бетергесез зур хәзинәсе.Шуңа да авылыбыз халкы, балалар да музейда булырга яраталар.

  

422115, ТР Кукмара районы

Мәчкәрә авылы

Октябрь урамы, 12

 Тел.(884364)31-2-14

 E-mail :Smask.Kuk@edu.tatar.ru

Музей советы членнары:

(2014-2015 уку елы)

1.Хәмәтдинова Әдилә-7сыйныф

2.Фәхертдинова Айсылу -7 сыйныф

3.Гарипова Зилә- 8 сыйныф

4.Сәлимгәрәев Илназ-9сыйныф

5.Усманова Гүзәл-9сыйныф

6.Кадыйров Рөстәм-9сыйныф

7.Хәсәнҗанова Ләйлә-10 сыйныф

8.Хәбибрахманова Энҗе- 10 сыйныф

Положение о школьном краеведческом музее

Музей эшчәнлеге

Мәктәптә музей юнәлеше буенча конференцияләр узып тора.

Конференция кунакларын каршылау

Конференциядә чыгыш ясаган укучыларны бүләкләү.

Районыбызда ел да саен Үтәмешев Рөстәм исемендәге конференцияләр уздырыла. Анда безнең мәктәп укучылары да теләп катнаша.

Конференциядә катнашучы мөхтәрәм  кешеләр бездә кунакта

Төрле акцияләр, очрашулар уздыруда да  музейның роле зур.

      Изгелек кылу –изге бурыч                                                  

Өлкән  яшьтәге сугыш ветераны һәм яшь солдатның

сөйләгәннәрен тын да алмый тыңладык.

Әфганчылар белән очрашу. Алар укучыларның биргән сорауларына  бик теләп җавап бирделәр.

“Туган якны өйрәнү”түгәрәге  дәресендә  укучылар  авылдаш әфганчылар белән очраштылар.

bottom of page