top of page

Мәчкәрә урта мәктәбе тарихы

 

               1929-1930 нчы еллар башына кадәр Мәчкәрә мәктәбе башлангыч белем бирү мәктәбе булып санала.1930 елдан җидееллык белем бирү мәктәбе булып эшли башлый. Бу мәктәпнең оешуында Мамадыштагы җидееллык мәктәпнең  Мәчкәрәгә күчерелүе нигез булып тора. Мәктәп Мамадыштан , укучылары, укытучылары һәм мәктәп өчен кирәк-яраклары белән күчеп килә. Ул купец 1 гильди Үтәмешев йортында урнаша. Һәм ул чорда мәктәп ШКМ (школа крестьянской молодежи)-“Крестьян яшьләр мәктәбе”дип йөртелә.Мәктәпнең беренче чыгарылышында (җидееллык белем алып) Мәчкәрә авылыннан Сәләхова Тәскирә, Исхакова Мөэминә, Сәләхов Мөхәммәтҗан һ.б. була.

              Ул елларда районда җидееллык белем бирүче мәктәп 3 кенә була : Мәчкәрәдә, Кукмарада һәм Ош-Юмьяда. Мәчкәрә мәктәбенә Туембаш,Чуллы,    Яниль, Сәрдек, Сәрдекбаш, Олыяз, Казаклар,Чура, Поршур, Адай, Мәмәшир, Тәмәй,   Күкшел һ.б. бик күп авыллардан укучылар килеп белем ала.

Мәктәпнең уку йорты (купец Үтәмешев йорты) , интернаты, ашханәсе, җир участогы, яшелчә һәм җиләк-җимеш бакчасы була. Мәктәпнең үз хуҗалыгында атлар, дуңгызлар,һ.б. хайваннар асрала. Столярлык мастерское була.

  Мәчкәрә мәктәбендә белем бирү хезмәткә өйрәтү белән бергә алып барыла. Югарыда күрсәтелгән  эш төрләренә укучылар укытучылар җитәкчелегндә өйрәнәләр һәм эшлиләр. Мәктәптә”Авыл хуҗалыгы нигезләре”дигән фәнне дә укыталар. Ул фәнне укытучы һәм мәктәпнең җир участогы белән җитәкчелек итүче Тимофей Маяков һәм аның кызы Тоня Маякова була. Укучыларда авыл хуҗалыгы нигезләрен өйрәнүгә һәм авыл хуҗалыгы һөнәрләренә кызыксыну тәрбияләүдә мәктәп яны тәҗрибә участогы һәм производство бригадаларының роле зур була.Мәсәлән, 1958 елда 6-7 класслар “Революция” колхозында (“Татарстан”колхозы) 5га чөгендер җирендә агротехника чараларын төгәл үтәп һәр га дан 500 ц чөгендер үстереп алалар. 8 класс укучылары 5 га бәрәңге җирендә намуслы эшләп, һәр га дан 200 ц бәрәңге үстереп колхозга тапшыралар.Ә 9-10 класс укучыларыннан торган производство бригадасы 10 га кукуруз басуында эшлиләр.Һәм һәр га дан 500 ц яшел масса җыеп алуга ирешәләр. Шушы хезмәтләре өчен аларны истәлекле фотога төшерәләр һәм КПСС ның Кукмара райкомы һәм райисполкомының  мактау грамотасы белән бүләклиләр.

               Мәктәпнең  хуҗалык эшләре һәм мал-туарларын карау  буенча  Кадыйров Минемулла абый җитәкчелек итә. Укучылар аның җитәкчелегендә хайваннарны карыйлар,ашханәдә эшлиләр. Бу эшләр тәртип белән, чиратлашып эшләү, дежур тору, җиренә җиткереп намус белән хуҗалык итү рәвешендә алып барыла.  Мәктәп үзе интернат-мәктәп дип аталмаса да, барыбер шул формада эшли. Авылың еракмы- якынмы барыбер интернатта торырга кушыла, мәктәп билгеле бер ныклы режим белән эшли.Ашханәдә көненә 3 тапкыр ашау оештырыла. Кич белән, билгеле сәгатьләрдә барлык укучылар, дежур укытучылар җитәкчелегендә, уку корпусына җыйналып дәрес хәзерлиләр.Укучыларның вакытлары файдалы узган.

Мәктәпнең № 2 бинасы (агачтан)

     1973 елда 480 урынлы типовой мәктәп салына башлый. Бу эштә башлап йөрүче мәктәп директоры Самигуллин Наумир Абдуллович була.Менә аның истәлекләреннән өзек:”Укучылар көче белән өмәләрдә җыеп, яңа мәктәп фундаментына 290 кубометр, комбиазык заводына 50, машина паркы төзелешенә  200 кубометр вак таш җыярга туры килде. Төзелеш барышында 1 этаж түшәме  итеп салынган 24 данә тимер-бетон плитаны алыштырырга мәҗбүр иттем.Проект-смета документлары артыннан да йөрүне исәпкә алганда ун ел бик киеренке эшләргә туры килде”. 1975 елның 27 декабрендә яңа мәктәп бинасын ачу тантанасы була .

Кукмара муниципаль районы  Халык депутатлары Советы карары белән Мәчкәрә урта мәктәбенә 2005 елның июнь аенда Самигуллин Наумир Абдулла исеме бирелде , ә инде 2006 елның 23 августында мәктәптә мемориаль такта куелу тантанасы үткәрелде.Мәктәпкә дәрәҗәле исем бирү турындагы карарда түбәндәгеләр күрсәтелгән иде: ”Наумир Самигуллин Бөек Ватан сугышы һәм мәгариф ветераны. 25 ел дәвамында әлеге мәктәпне җитәкләде, аңа нигез салучыларның берсе булды. Фронттагы һәм хезмәттәге батырлыклары өчен “Ватан сугышы” орденына , ”Батырлык өчен”, “Германияне җиңгән өчен”медальләренә, “ Халык мәгарифе отличнигы” билгесенә лаек булды”.  Гомере буе укытучы,җитәкче  булып, күпме яшь буынга белем орлыкларын биргән, олы тормыш юлы узган мөхтәрәм, олуг шәхесебез алдында без баш иябез, горурланабыз һәм чиксез рәхмәтебезне әйтәбез.

Мәктәп капиталь ремонттан соң  (2013 ел)

Мәчкәрә урта мәктәбендә эшләгән һәм бүгенге көндә эшләүче мәктәп директорлары һәм аларның урынбасарлары

 

Галиев  Исхак  Хәлиулла  улы

 

    1904 нче елда Тәкәнеш районы Сарбаш -Пустош авылында туган.

    1939 нчы елда Казан университетын тәмамлаган.

    1937 нче елның 1 сентябреннән Мәчкәрә мәктәбе директоры.  

    Математика фәнен укыта.

    1960 нчы елның 31 августында лаеклы ялга китә. 

 

 

 

 

Минемуллин   Нурулла    Минемулла улы

 

    1920 нче елда Кукмара районы Күкшел авылында туа.

    1959 елда  Казан Дәүләт университетын тәмамлый.

    1963 нче елдан Мәчкәрә урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты фәнен    

укыта башлый. Укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшли.

    1977 нче елдан лаеклы ялга китә. Бүгенге көндә вафат.

Бүләкләре:

   Почетная грамота Кукморского РК КПСС , 1967 г;

  Значок “Отличник народного просвещения “ 1970 г;

  Юбилейный медаль “За доблестный труд. В ознаме-нование столетия со     дня рождения В.И.Ленина” 1970 г;

Почетная грамота первичной организации ДОСААФ Маскаринской средней школы , 1975 г.

 

Мөхәммәтҗанова   Вәлия     Мөхәммәтҗан   кызы

 

    1947 нче елда Киров өлкәсе Вятка Аланы районы Урта Өшен авылында туа. 1970 нче елда Алабуга Дәүләт педагогика институтын тәмамлый.1970 нче елдан Мәчкәрә урта мәктәбендә физика-математика фәнен укыта башлый. 1980 нче елдан укыту- тәрбия эшләре буенча директор урынбасары вазыйфасын башкара. Тормыш иптәше Хәйдәр абый белән 2 кыз тәрбияләп үстерәләр.2005 нче елдан  лаеклы ялда.

Бүләкләре:

Почетная грамота  РОНО 1972 г, 2001 г;

Знак” Победитель социалистического соревнования 1973 года” , 23.12.1974

Почетная грамота Мин. просвещения РСФСР, 1980

Благодарственная грамота Тат.отд.общества “Знание”, 1984г,1986г;

Значок “Отличник нородного просвещения”.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Галимов  Рамил  Нурислам улы

 

 1949 нчы елда Кукмара районы Сабанчино авылында туа.

 1972 нче елда Казан Дәүләт университетын тәмамлый.

 1973 нче елдан Мәчкәрә урта мәктәбендә тарих фәне укытучысы булып эшкә килә.

 1982 нче елга кадәр шушы мәктәптә директорлык вазыйфасын башкара.

 Тормыш иптәше Алсу белән 2 бала тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә Яр Чаллы шәһәрендә яшиләр.

 

 

 

 

 

Самигуллин  Наумир Абдулла улы

 

   1925 нче елда Кукмара районы Мәмәшир авылында туа. Мәчкәрә авылына йөреп 7 сыйныфны тәмамлау белән , 1940 елда Казан елга техникумының суднолар йөртү бүлегенә укырга керә. 1943 елның февралендә аны тәмамлап кайтуга армиягә чакыру кәгазе ала һәм сугышка китә. 1945 елның июлендә инвалид булып туган якка укайта. Аннан соңгы тормышы мәгариф эше, балалар укыту белән бәйле.1965 елда Казан педагогика институтын кызыл дипломга тәмамлый. Сәрдекбаш 7 еллык мәктәбендә укытучы булып 4 ел, Туембашта мәктәп директоры булып 6 ел, аннан Мәчкәрә урта мәктәбендә  укытучы , завуч, директор постларында 25 ел- сугыштан соң барысы 35 ел эшли.Тормыш иптәше Дилбәр апа белән 4 бала тәрбияләп үстерәләр.1980 елдан лаеклы ялда. Бүгенге көндә Яшел Үзән шәһәрендә яши.

Бүләкләре:     РСФСР ның Халык мәгарифе отличнигы, министрлык грамотасы ;

2 тапкыр район Советы депутаты, республика Югары судына әгъза итеп сайлана;

Хәрби хезмәтләре өчен “Гвардия”билгесе, “Батырлык өчен”медале, “1941-45 нче елларда Германияне җиңгән өчен”медале, 1 нче дәрәҗә “Ватан сугышы” ордены һәм башка күп төрле медальләр белән бүләкләнә .

Кадиров  Ирек   Минемулла  улы

 

     1935 нче  елда Кукмара районы Мәчкәрә авылында туа. 1962 нче елда Казан Дәүләт педагогика институтын тәмамлый. Хезмәт юлын Зур Сәрдек урта мәктәбендә химия-биология укытучысы булып  башлап җибәрә. 1966 нчы елдан Мәчкәрә урта мәктәбендә укытучы һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшли башлый. Тормыш иптәше Резидә апа белән 2 ул тәрбияләп үстерәләр. 1995 елда вафат.

Бүләкләре: Почетная грамота Кукморского РК КПСС и Исполкома райсовета , 1965 г;

Благодарственная грамота общества “Знание” , 1967 г;

Почетная грамота Тат.Обкома ВЛКСМ , 1969 г;

Значок”Отличник народного просвещения”, 1975 г;

Медаль “За доблестный труд”, 1970 г; “Отличник просвещения СССР”, 1991 г.

Һадиев  Марсель  Васил  улы

 

  1957 нче елда Кукмара поселыгында туа. 1980 нче елда Казан дәүләт педагогия институтының химия-биология факультетын тәмамлый.1982 нче елдан Мәчкәрә урта мәктәбендә директор булып эшли башлый. Бүгенге көндә дә шушы вазыйфаны башкара. 1улы бар.                                                            

Бүләкләре: Почетная грамота РОНО, 1988 г;

Почетная грамота Кукморского РОНО и РК профсоюза работников Просвещения, 1989

Значок”Отличник народного просвещения”

Әһлиуллина Миләүшә Шәмсерахман кызы

 

1965 нче елның 23 нче апрелендә Кукмара районы Күкшел авылында туа.

1983-87 елларда Арча педучилищесында белем ала.

1988 елда Мәчкәрә урта белем бирү мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучысы булып эшли башлый. Читтән торып КГПИ ның тарих-филология факультетын тәмамлый.

2007 нче елдан уку эшләре буенча директор урынбасары. 2 ул тәрбияләп үстерә.

Бүләкләре: “ Самый лучший общественный инспектор”-2007 ;

 Район мәгариф бүлеге , башкарма комитеты мактау грамоталарына лаек була.

2013 нче елда Татарстан Фән һәм Мәгариф бүлеге мактау грамотасына лаек була.

Авылыбызда пионерлар хәрәкәте тарихы

 

“Туган як серләре”

Мухаметзянова  Альбина М.

педагог-организатор, 1кв.категория

 

    Безнең илебездә  балалар һәм балачак  турында кайгырту – бөтенхалык  эше итеп кабул ителгән. Бу элек-электән шулай килгән. Балалар мәктәпләрдә укый, белем-тәрбия ала. Ә тәрбиянең , әлбәттә зур өлешен  балалар оешмасы  биргән. Һәм пионер оешмасы узган юл –ул тарих битләрендә тирән эз калдырган . Ул чор балалары – пионерлар хәрәкәте һәм комсомол еллары белән бәйле хәтирәләрен сагынып искә алалар.   Әйе, балалар оешмасы сызган юл – ул якты истәлек. Заманында зур тәрбия биргән мондый оешмаларның эшен үрнәк итеп  яшәргә тиешбездер һәм  без  болар хакында онытырга хакыбыз да юктыр. Пионер оешмасы- ул партия кайгыртуы  нәтиҗәсендә туган оешма. Партия һәм комсомол документлары , комсомол һәм пионер оешмасының данлы елъязмасы  сәхифәләре , партиянең пионер оешмасы туган көннән алып бүгенге көнгә кадәрге истәлекләре  тарих булып музейларда саклана. Бу елъязмаларны актарган вакытта – Ленин  комсомолы җитәкчелегендә яшь ленинчылар күрсәткән патриотизм , чын батырлык һәм фидакарьлекнең  гүзәл  үрнәкләрен  күреп  таң каласың.Чөнки ул буын пионер-комсомоллары  оешманың мактаулы  эшчәнлеге, батыр ,үрнәк ул-кызлары һәм матур хыяллары хакында горурланып сөйлиләр.Әйе,башта балалар группаларының “Яшь пионерлар”оешмасы Спартак исемен йөртте.1924 елда исә пионер оешмасына октябрьнең юлбашчысы бөек Ленин исеме бирелә.Пионер оешмасы төзелүнең беренче елларында аңа күбесенчә  эшче балалары кергән.Акрынлап пионер оешмасы илебезнең барлык балаларын, алар кайда яшәүгә ,нинди милләттән булуга караастан, үз йогынтысына тарта барган. Һәм соңрак гомумхалык  дәүләтенең балалары хаклы рәвештә пионерия дип аталган. Пионер оешмасының абруе зур булган. Районда, авыл мәктәпләрендә  дә пионер оешмалары зур, мактауга лаеклы эшләр башкарганнар.

  Безнең Кукмара районы Мәчкәрә урта мәктәбе  пионер дружинасы да мактауга лаеклы дружиналарның берсе булган. Мәктәптә пионер оешмасы  1925 елда укытучы Камил Солтанбеков  тарафыннан төзелә. Беренче пионерлар булып Шамил Бакиров, Мәгъмүрә Исмәгыйлова , Харис Исхаков, Харис Саляхов, Минһаҗетдин Сабиров, Минемулла  Ахмадиев, Хәйретдин Баһабиевлар була. Ә комсомол оешмасы 1919 елда Малмыж өяз комитеты  инструкторы  Динмухаметов Гаян тарафыннан төзелә. Беренче  комсомоллар  Әхмәт Мәхмүтов , Гәрәй Вәлиев , Бакый Хәсәнов, , Галимҗан Гыйльманов, Фатих Хәмзин ,  Касыйм  Исхаков була.  Мәчкәрә мәктәбендә гыйлем, тәрбия алган һәр комсомол, пионер  үз оешмасы белән хаклы рәвештә горурлана.Мәктәпнең почетлы пионерлары Нәбиева Зәйтүнә һәм Кәбиева Зәйнәп апалар бар иде . Алар еш кына укучылар белән очрашуларда , сборларда катнашып , үзләренең  мәктәп  балачак еллары, пионер , комсомол тормышлары турында сөйләргә яраталар  иде. Ул заманнарда мәктәптә белем бирү хезмәткә өйрәтү белән бергә бәйләп алып барыла.Мәктәпнең зур гына җир участогы, җиләк-җимеш бакчасы, үз хуҗалыгында йорт хайваннары асрала, столярлык мастерское була.Бу эш төрләренә укучылар укытучылар җитәкчелегендә өйрәнәләр һәм эшлиләр.Укучыларда авыл хуҗалыгы нигезләрен өйрәнүгә һәм авыл хуҗалыгы һөнәрләренә кызыксыну тәрбияләүдә мәктәп яны тәҗрибә участогы һәм производство бригадаларының роле зур була. Пионерлар, комсомоллар хезмәт ярышлары оештырып , ярыша-ярыша тырышып эшли торган булалар. Эшләре нәтиҗәсез калмаган –алар истәлекле бүләкләр, вымпеллар белән бүләкләнгәннәр, герой шәһәрләргә экскурсияләргә бара торган булганнар.  Бүгенге бу язмамда шул чорларда укытучы булып эшләгән хөрмәткә лаеклы шәхес Галиева Найлә Әхмәт кызы хакында әйтеп үтәсем килә. Өлкәнрәк буын кешеләре белән элемтәгә кереп, мәктәп музеена мөрәҗәгать итеп күп кенә кызыклы мәгълүматлар тупларга мөмкинлек булды.Ул 1937 елдан 1967 елларга кадәр Кукмара районы Мәчкәрә авылында балаларга белем һәм тәрбия бирә.Аның иптәше Галиев Исхак абый мәктәп директоры булып эшли.”Мин һәр елны сыйныф җитәкчесе булдым.Шуңа күрә пионер эшләрендә актив булышлык иттем.Үземне чын вожатый итеп тоя идем. Чөнки сыйныф җитәкчесе буларак, пионер, комсомол  эшләре эчендә кайнарга, балалар белән бергәләп һәр эштә катнашырга, аларга ныклы юнәлеш бирергә,кыскасы аларны оештырырга туры килә иде.Шул чакта өлкән вожатый эшенең никадәр дәрәҗәдә җаваплы, катлаулы, ләкин кызыклы,мавыктыргыч булуын аңладым мин.Пионер сборлары бик күңелле үтә иде.Ул елларда укучылар бик тырышлар, тәртиплеләр иде.Җәмгыятькә файдалы эшләрдә бик актив катнашалар иде.Мәктәпнең кукуруз игү участогы бар иде.Укучылар анда фән кушканча эшләп һәр елны югары уңыш үстерделәр.Без , укучылар белән,яшь бозаулар фермасын шефка алып, анда хезмәт күрсәтә идек.Җирле ашламалар җыюда, металл ватыклары, макулатура җыюда ярыша-ярыша үз отрядыбызны алга чыгарырга тырыша идек.Чөнки ярыш экраннарында чагылыш тапканда отрядны якты итеп күрсәтәсе килә иде.Колхозга бәрәңге-чөгендер уңышлары җыюда теләп катнаша идек.Тимурчылык эшләрен дә бик яратып башкаралар иде балалар, үзләрендә горурлык тоеп, изгелек кылуны дәрәҗә итеп күреп тырышалар иде. Күрсәткечләр буенча уку елы ахырында сыйныф белән бергәләп экскурсиягә бара идек.Мин үземнең сыйныф укучыларымны Кукмара, Нократ Аланы, Малмыж һәм Уржум шәһәрләренә экскурсиягә алып бардым. 1965-66 нчы уку елында ,мин сыйныф җитәкчесе булган 5а сыйныфы пионер отряды, барлык күрсәткечләр буенча 1нче урынны алды.Шул елны мәктәп дирекциясе һәм дружина безне Ульяновск шәһәренә экскурсиягә җибәрде.Мин, өлкән пионер вожатые һәм 30 пионер  даһи юлбашчыбыз В.И.Ленин туган шәһәр һәм башкалабыз Казан белән танышып кайттык.Безнең өчен бу бик истәлекле вакыйга булды.Менә шулай балалар белән бергә-бергә гөрләшеп яшәдек, тырышып эшләдек.Ул елларда мәктәп, укучылар белән генә чикләнеп каласы түгел иде.Җәмәгать эшләрендә дә катнашасы иде укытучыларга.Күп еллар агитатор,пропагандист булып эшләдем.Ә соңгы вакытларда мәктәпнең партоешма секретаре вазыйфасын башкардым.Хөкүмәтебез хезмәтемне югары бәяләде :2 орденым бар-“Почет билгесе”ордены һәм “Хезмәт Кызыл байрагы”ордены,4 медаль, күп санда мактау грамоталары. Минем теләгем бары шул- фәннәрнең нигезләрен нык үзләштереп,  үткәннәрне онытмыйча, илебезгә лаеклы кешеләр булып үссәләр иде балалар”, -дип тәмамлаган Найлә апа үзенең бер язмасында.Бу язма мәктәп музеенда сакланган.Бар йөрәген,күңелен балаларга, иленә ,хезмәтенә  багышлаган бу мәрхәмәтле зат-укытучы, сыйныф җитәкчесе – вожатый , балалар күңеленә тирән белем орлыклары салган, ныклы тәрбия биргән , олы йөрәкле “апа”ны бүген дә сагынып искә алалар. Үзләре инде исән булмасалар да, исемнәре бүген дә исән аларның.Заманалар үзгәрсә дә, кылган эш-гамәлләре үрнәк булып бүген дә яши.Һәм аларга сокланмый мөмкин түгел.

 Балалык еллары – һәр кеше тормышында шәхес буларак үсеш чоры.  Балалык еллары хатирәләре белән уртаклашуларын сорап яшьрәк буын пионер, октябрят, комсомолларына да мөрәҗәгать иттек. Алар хәтерләрендә уелып калган мизгелләрен бик теләп сөйләделәр.Менә шушы мәктәптә укып чыккан Низамиева Идия ниләр сөйләде:”Куллар тотыштык, йолдыз-йолдызчык,Һәммәбез тату, бездә чын дуслык...” дигән җыр җырлавыбыз бүгенгедәй хәтеремдә. 

 

 Хәтерлим мин  әле бүгенгедәй...

 Идия Низамиеваның хәтерендә октябрятка                             

 кергән көне тирән хатирә булып саклана.                           

Миләүшә Габдрахманова(Аглиуллина)

кайчандыр пионер булуы белән горурлана.

Ә  Дания  Валиуллина(Валиева) ком-                                     Сугыш ветераны Габдрахманов Габделхәй

 сомол чорларын сагынып исә ала.                                         абый мәктәпнең хөрмәтле кунагы иде.Ул                                                                                          Айдар белән”Тынычлык дәресе” вакытында.   

 

Октябрь бәйрәме алдыннан безне октябрятлар сафына кабул иттеләр.Без тырышып кагыйдәләр өйрәндек.Тантаналы вәгъдә бирдек.Миңа октябрят значогын мәктәпнең почетлы пионеры Зәйтүнә апа Нәбиева таккан иде.Бу көн бүген дә балачак бәйрәме истәлеге булып күңелдә саклана.Ул көнне әнием тәмле мич ашлары пешереп мине көтеп тора иде.Мин кош тоткандай сөенеп йөгерә-йөгерә кайттым һәм значогым белән әниемә мактандым...”.Ә менә Миләүшә Габдрахманова(Аглиуллина) болай дип сөйләде:”Бүгенгедәй хәтеремдә 1978 елның 22 апрелендә мине пионер сафына кабул иттеләр.Муеныма кызыл галстук такканда күзләремә мөлдерәп яшь килде.Бу шатлык катыш горурлану хисе иде.Шул көннән башлап Муса Җәлил исемендәге отряд советы председателе булдым.Ул елларда пионерлар бик актив иде.Мин стена газетасы редакторы, уку өчен җаваплы кеше дә идем.Эш күп булса да  гел “5”ле билгеләренә генә укыдым.1981-83 елларда мәктәпнең Габдулла Тукай исемендәге дружина советы прдседателе булдым.Ул чорда дружина район күләменә дә чыкты.Шул чордагы эшләрем өчен бүләкләрем бик күп.Бүгенге көндә үземнең кайчандыр пионер булуым белән горурланам һәм балаларыма да бу истәлекле еллар турында сөйләргә яратам...”. Заманында мәктәпнең иң алдынгы укучысы, комсорг Валиуллина (Валиева) Даниягә исә комсомол еллары истәлекләре турында бераз гына сөйләвен үтендек. Аның ниләр исендә калган? “Без укыган чакларда яхшы укучыларны байрак янында фотога төшерәләр иде.Беренче тапкыр комсомол сафына керүем, аңа ничек тырышып төннәр буе хәзерләнүем, комсомолга керер алдыннан ничек дулкынлануым бүгенгедәй хәтеремдә.Аннан “Илеңә биргән изге антыңны, һәрчак, һәркайда җиренә җиткердең” дигән комсомол кичәсе хәтердә бик тирән уелып калган...” дип сөйли ул үзенең мәктәп елларын сагынып. Ә менә озак еллар безнең мәктәптә пионервожатый булып эшләгән Заһидуллина Дания апаның хезмәт еллары турында  сөйләгәннәрен тыңлагач та пионер еллары авазы ишетелгәндәй була.

Мәчкәрә урта мәктәбендә озак еллар пионервожатый булып эшләгән

 Заһидуллина (Шәрипова) Дания Хәким кызы.

 

     Ул шушы мәктәптә 17 ел өлкән вожатый булып эшли.Аның белән очрашкач ул менә ниләр сөйләде: “Мин - Шәрипова Дания Хәким кызы, 1943 елның 1 июлендә Мәмәшир авылында тудым.1950 елның 1 сентябрендә Киров өлкәсе  Малмыж районы Иске Бөртамак авылына 1 класска укырга кердем.1958 елда 8 классны тәмамладым.Мәмәшир 8 еллык мәктәбе каршында оештырылган кичке яшьләр мәктәбендә урта белем алдым.Бу чорда “Электро” колхозында звеновод һәм үлчәүче булып эшләдем.1964 елның 4 сентябрендә Саба районыннан приказ белән Мәчкәрә урта мәктәбенә  өлкән пионервожатый булып эшкә урнаштым.1964-66 елларда вожатыйлар курсында заочно укыдым.Бу мәктәпкә урнашу белән вожатый эшенә өйрәнү авыр булмады.Миңа тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Кадиров Ирек абый, укытучылар –Кадирова Резеда , Файзрахманова Альфинур ,Нәбиева Зәйтүнә, Усманова Рауза апаларның ярдәмнәре зур булды.Алар миңа балалар тәрбияләүдә, пионер эшләрендә үзләренең зур белемнәрен бирделәр, эш тәҗрибәләренә өйрәттеләр. Дружина Габдулла Тукай исемен йөртә иде.(Бу бүген дә шулай).Друж ина отрядларга бүленгән, һәр отрядның үз исеме, девизы, җыры бар иде.Мин эшләгән чорда иң тәҗрибәле, көчле дружина советы председателләре -  Шакирова Зөлфия, Хамидуллин Фоат, Абдуллин Рашит, Шакирҗанова Саимәләр хәтердә калган.Алар минем уң кулларым булдылар.Укучылар бик әдәплеләр һәм тәртиплеләр иде, тырыш, активлар иделәр .Ул елларда бик көчле баянистлар –Камил Файзрахманов,Фаил Зәйнуллин,Фарил һәм Рәис Габдрахмановлар, Касим Халиуллиннар иде. Алар һәр бәйрәмнең түрендә иделәр,төрле бәйгеләрдә катнашып гел призлы урыннар яулый иделәр.Отряд советы председателләре эштә бик актив, миңа бик ярдәм итәләр иде.Шулай ук отрядларга беркетелгән вожатыйлар да бик тырыш,эзләнүчән булулары белән истә калганнар.

Алар –Бакирова Алсу һәм Асия, Хисанова Райлә,Абдуллина Райлә һәм Рәйсә, Шакирҗанова Найлә .Әле отрядларга беркетелгән өлкән почетлы пионерларыбыз да бар иде.Алар Кәбиева Зәйнәп, Нәбиева Зәйтүнә,Шакирҗанова Шәмсия, Фазылҗанова Мәгъмүрә,Гарипова Райлә апалар.Алар бар йөрәкләрен биреп балалар белән теләп эшлиләр иде. Ул вакытларда без 1нче сыйныф укучыларын октябрь аенда октябрятка кабул итә идек, ә 3 класс октябрятларын 22 апрель көнне, бөек юлбашчыбыз В.И.Ленин туган көнне, дружина күләмендә пионерга кабул итә идек.Бу көнне алар муеннарына кызыл галстук тагып горурланып кайтып китәләр иде.8 нче класска җиткәч комсомол сафына кабул итә идек.Башта бу эш башлангыч оешмада, ягъни мәктәптә, ә аннан соң районга барып РК ВЛКСМ да кабул итәләр иде.Аның өчен бик тырышып әзерләнергә кирәк иде.Анда комсомол билетын кулга алгач нинди зур шатлык, горурлык хисләре кичерәләр иде балалар.Без эшләгән елларда “Ял көне клублары”эшли иде.Ял көннәрендә балалар шахмат, шашка, төрле өстәл уеннары белән шөгыльләнәләр иде.Анда төрле кичә-бәйрәмнәргә әзербләнә идек.Балалар бу көнне көтеп алалар иде.Шушы эшләгән чорымда мәктәп дирекциясе минем эшемне искә алгандыр дип уйлыйм.Мине һәм укучыларны (уку алдынгыларын, дружина эшендә актив катнашкан укучыларны) герой шәһәр – Волгоградка экскурсиягә җибәрделәр.Без анда Мамай Курганда булдык. Мәктәпне тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Кадиров Ирек Минемуллович белән берлектә язгы каникул вакытында балаларны Мәскәүгә экскурсиягә алып бардык. Анда шәһәрнең күренекле урыннарында һәм Ленин мавзалееенда булдык.Шулай ук мәктәп директоры Сәмигуллин Наумир Абдуллович җитәкчелегендә бер төркем укучылар белән Ленинград шәһәренә сәяхәт кылган истә..Анда “Эрмитаж”да булу укучылар күңелендә бик зур тәэсир калдырган иде.Эшләү дәверендә Ульяновск һәм Казан шәһәрләрендә  дә сәяхәт итәргә туры килде. Кыскасы , укучыларның тырышлыкларын, хезмәтләрен шулай зурлап бәялиләр иде,кызыксындыру чаралары төрледән-төрле иде һәм отрядлар шуңадыр да инде ярыша-ярыша укыйлар, эшлиләр иде. Укучылар белән берлектә   үзебез дә бик тырыша  идек һәм алар белән сәяхәтләргә йөрү минем үземә дә бик ошый иде. Чөнки яшь вакытта кемнең генә дөнья гизәсе килми. Әлбәттә , мин барысы өчен дә Мәчкәрә урта мәктәбе дирекциясе , коллективка һәм укучыларга рәхмәтлемен.Шушы хезмәт итү чорларымда Район пионерлар йортыннан, Район комсомол оешмасыннан күп кенә мактау грамоталары һәм “Лучшему пионервожатому” дигән диплом белән бүләкләндем. Мин бүген дә бу мәктәптә эшләгән елларым ,пионер-комсомол оешмаларында кайнап яшәгән дәверләрем хакында сагынып сөйләргә бик яратам. Чөнки дус-тату, тырыш укытучылар һәм укучылар коллективы иде анда.Мин аларны әле дә бик яратам  һәм сагынам. Миңа мөрәҗәгать итеп пионер еллары тарихы белән кызыксынуыгыз өчен, мине яшьлек елларыма кире алып кайтканыгыз өчен зур рәхмәт сезгә. Шушы мәктәптә гөрләп үткән хезмәт елларыма кире кайткандай булдым, ди Дания апа яшьле күзләрен сөртеп.Ә хәзер инде сез хәзерге вакытта ничек яшисез, балалар оешмалары, аларның эшләре турында миңа да сөйләгез инде,мин бу эшкә карата бүген дә битараф түгел”, - дип төгәлләде үзенең сүзен өлкән яшьтәге вожатый Дания апа. Әлбәттә, пионер оешмалары шундый тырыш, эзләнүчән,  бар эшкә дә җитез вожатыйлар булганга ныклы адымнар белән алга барган, уңышларга ирешкән.

 Әйе, тормыш берсеннән-берсе кызыклырак вакыйгалардан,  маҗаралардан тора дип әйтсәк тә ялгыш булмас.Пионер-комсомол елларын сагынып сөйләрлек вакыйгалары булган оешма тагын бер ягы белән үзенчәлекле бит әле.Аның берни белән дә алыштырып булмаслык лагерьлары. Бу лагерьлар нинди генә милләт балаларын үзенә җыймаган да, нинди генә күңелле шөгыльләр оештырмаган. Бүген мин үзебезнең, Кукмара районы Мәчкәрә урта мәктәбе укучысы, “Артек”лагерында ял итү бәхетен татыган Йөзмиев Галинур Миннехәй улы хакында сөйләп китмәкче булам. Йөзмиев Галинур белән очрашып үзенең мәктәп еллары хәтирәләре белән уртаклашуын үтенгәч, ул әлбәттә бик теләп риза булды. Иң элек ул үзенең туган ягы, шушы мәктәптә белем алуы белән горурланып сөйләде.Аның гадилеге, хезмәт сөючән җир кешесе булуын без инде беләбез. Сүзне үлчәп кенә, сабыр гына сөйләве әти-әнисенә, укыткан укытучыларына тирән хөрмәте  тормышының өлгесе икәнлеген раслап тора иде.Бүгенге тормышы , яшәеше өчен ул аларга чиксез рәхмәтле булуын әйтте.Галинур мәктәпнең иң алдынгы , тырыш, тәртипле укучысы булуы белән мактанмады.Мактану аңа хас сыйфат түгел шул.Ләкин без аны бик яхшы беләбез, аны укыткан укытучылары моны бик ачык дәлилли. “Артек”ка ничек эләгүе хакында сорашкач , ул менә ниләр сөйләде:”6 нчы сыйныфта укый идем. Шул елны мине уку алдынгысы, үрнәк тәртипле, тырыш укучы, колхозчы гаиләсеннән дип лагерьга җибәрделәр.(Бары тик колхозчы баласы барасы булган икән ул елны).Бу 1985 елның июнь ае иде.Линейкада бу турыда бар мәктәп алдында әйткәч, берара югалып-куркып та калдым.Ничек мин әллә кайларга бер үзем китим? дим.Укытучыларым мине тиз тынычландырдылар.Ләкин барыбер көне җиткәч,бик нык дулкынландырды, әллә бармыйм микән,дигән уйда килгән иде әле башыма, ләкин пионер сүзе бер булырга тиеш, каршы килеп торып булмый, шулай итеп киттек. Мине тиешле урыннан озатып җибәрделәр.Юлда барганда ук инде мин үземә дуслар таптым.Дуслар булгач күңелле дә булып китте , барып җиткәнебезне сизми дә калдык. Безне искиткеч “могҗизалар дөньясы”каршы алды.Табигатьнең иң матур җиренә урнашкан бу лагерь кебек тагын берәр җирдә лагерь бар микән. Табигате,һавасы, матурлыгы үзенә шунда ук җәлеп итте.Төрле яклардан килгән, төрле милләт кешеләре бергә җыелып, бер гаилә кебек яшәдек без анда.Бик күп дуслар таптым, әле кайткач хатлар да языштык.Барыбыз бер төрле формадан, бер-беребезне аерырлык та түгел.Лагерьның үз эмблемасы бар иде –ул ромашка –уртасы җир шары сүрәтле, ә кырындагы таҗлары, бер-берсе белән җитәкләшкән балалар. Бик эчтәлекле, кызыклы, мәгънәле.Лагерьда безне отрядларга бүлделәр.Без 7нче отрядта идек. Дружина “Кипарисная” исемле иде.Һәр көн иртән быргы тавышы безне йокыдан уята иде.Ул быргы тавышының дәртле моңы шундук сикереп торырга мәҗбүр итә иде.(Ул быргы тавышы бүген дә күңелдә минем, колакта чыңы яңгырый).Мин мәктәптә үзем дә быргычы идем, шунлыктан миңа бигрәк тә кызыклы , төрле сигналлар өйрәнеп кайттым мин аннан.Кайткач иптәшләремә дә өйрәттем әле.Бүген уйнап күрсәт әле дисәләр, бәлки бүген дә уйный беләмдер әле.

Бергәләр күңелле итеп иртәнге зарядкалар ясау исемдә калган.Иртәнге һәм кичке линейкалар, кызыклы уен,эш-шөгыльләр, алар санап бетергесез.Шәфкатьлелек эшләре дә, спорт, җыр –уен бәйгеләре дә, экскурсияләр,походлар, рәхәтләнеп су коенулар, отрядлар арасында төрле ярышлар, кызыклы шәхесләр белән очрашулар,концертлар,өстәл уеннары, китап укулар, газеталар чыгарулар, тагын әллә нәрсәләр, көн саен шундый кызыклы эшләр белән көнебезнең үткәне сизелми иде дә.Өйгә хатлар яза идек.Һәр отрядның үз вожатые бар иде. Безнең отрядның вожатые Наташа исемле иде. Бик күп белә,фантазиясе бик шәп иде аның,аның белән безгә дә кызык, күңелле иде, үзе шаян да иде, кызыклы әйберләр сөйләп авызына каратып утыра иде инде, гитарада уйный , бик матур җырлый иде. Көннәр үтә торды, тора-бара туган як , өйдәгеләр, авыл-дуслар сагындыра башлады.Бер Рома исемле дустым белән качып кайтып китү планнарын да корган идек әле.Минем дә сезнең авылны күрәсем килә ди дустым.Ләкин качу барып чыкмады.Тагын истә калган бер вакыйга ,анда пилотка, галстук, шортик,гольфилар белән йөри идек, бервакыт сөрлегеп егылып, тез башымны имгәттем, канады, шул вакыт, авылдагыча чалбар киеп йөрсәк, болай булмас иде дип үпкәләп тә йөргән идем әле вожатыйларга.Лагерь чоры тәмамланыр вакыт җитте , линейкага җыеп зур сбор уздырдылар.Быргы-барабаннар, байрак-флаглар белән, бүгенгедәй күз алдымда барысы да, бу сборда лагерь эшенең нәтиҗәсе турында сөйләштек, котлау-бүләкләүләр, ә иң күңеллесе кичке учак янында булгандыр.Чөнки зур учак әйләнәсендә бергәләп төрле пионер җырлары җырладык, күңелле уеннар уйнадык, саубуллашып адреслар алыштык, хатлар язышып, аралашып яшәргә сүзләр бирдек.Бәлки тагын очрашырбыз дигән өмет белән таралыштык.Ә кайтканда кош тоткандай сөенеп кайттым, чөнки бик  сагындырган иде.Өйдәгеләрне сөендереп исән-сау кайтып җиттем.Сөйли-сөйли арып беттем.Мәктәптә укытучыларга, сыйныфташларга, урамда дусларга, кызыксынган авылдашларга, өйдә туганнарга бәйнә-бәйнә сөйләп бирдем инде.Балачакның иң матур истәлеге булып күңелдә әле дә саклана ул вакытлар.Хәзер анда танышкан дуслар белән элемтәләр юк инде, еллар узган саен , тормыш мәшәкатьләре белән шулай өзеләдер инде ул элемтәләр. Тик аннан алып кайткан күп кенә китаплар, сувенирлар, хәтта кружкам да саклана минем.Ни гомерләр узса да мин аларны кадерле истәлек итеп саклыйм. Хәзер уйлыйм, минем балачагым –пионер-комсомол еллары бик күңелле чорлар булган икән. Мине “Артек” ка җибәргән мәктәбемә, әти-әниемә гомергә рәхмәтлемен, чөнки никадәр зур “бәхет”бүләк иттеләр алар миңа.Бүгенге көндә мин өч бала атасы, гаиләм белән авылда тату гаилә булып яшибез. Балаларыма үземнең мәктәп елларын сөйләргә яратам, ә алар сорау өстенә сорау яудырып кына торалар, кызыксыналар.Хәзер заманалар башка.Балалар тәрбияләү җиңелдән түгел.Укытучыларга ходай сабырлыклар бирсен диясем килә.Минем үткәннәрне искә төшереп сорашуыгыз өчен рәхмәт, инде мәктәпне тәмамлаганга шактый вакыт үтсә дә онытмыйлар икән, рәхмәт сезгә”,-дип төгәлләде ул сүзен.

 Ахырдан гаилә альбомыннан алып берничә фото күрсәтте ул. Чыннан да балачакның зур истәлеге булып гаилә альбомында урын алган бу фотоларга карыйсың да, лагерьларның балалар  тормышында зур роль уйнавын аңлыйсың.

”Артек”та зур бер гаилә булып төшкән фото.

Дуслар янәшәсендә Галинур формадан басып тора.(Өстәге рәттә 3нче)         

Бу   без--- артекчылар.

 1985 ел 16 июнь , 7 отряд,  дружина “Кипарисная”.

Йөзмиев Галинур -  4 рәттә  5 нче .

 

 

Әйе, пионер оешмаларының, лагерьларның  абруе зур булган. Сөйләрлек, үрнәк алырлык эш-гамәлләре күп булган. Хәзерге варислар оешмасының да эшчәнлеге данлы, мактаулы. Еллар үткәч сөйләрлек тирән эзле тарихы бар аның.

 

     Чал тарихлы оешмабыз

Пионер – Ватанда алдынгы яшь буын,

Пионер – күңелле балалык чаклары,

Пионер – хезмәткә мәхәббәт уята,

Дуслыкны үстереп ныгыта сафларын.

 

Пионер үстергән җимешле бакчада

Хуш исләр бөркелә үрмәле  гөлләрдән.

Пионер, кояшта  балкыган  чәчәктәй,

Югары үрмәли бәхетле көннәрдә.

 

Пионер ягымлы, куллары алтындай,

Яратып өйрәнә мәктәптә фәннәрне

Таккан ал бәйләме, байраклар шикелле

Батырлык символы көрәшчән көннәрнең.

                                                               

 

 

      1922 ел 19 май –

Бөтенсоюз   пионер     оешмасы туган көн

1918 ел 29 октябрь -

комсомол оешмасы туган көн

“Яшь пионерлар ”   оешмасы  башта  “ Спартак” исемен йөртә.

                      1924 елның  январендә  В. И. Ленин   исеме бирелә.

     1922 елның 15 декабре  Харьковта -

       “Яшь  Спартак” исемле   пионер   газетасының  беренче  саны   чыга.

 Ә 1924 елдан  

   ул    “Яшь ленинчы”исеме белән чыга башлый.

1923 ел апрель  -

Мәскәүдә  “Барабан”  исемендәге

пионер  журналының    беренче саны чыга.

          1924 ел март-

 “Пионер” журналының беренче   саны чыга

1924 ел 10 июнь

“Вожатый” журналының  беренче саны басылып чыга.

 

1925 ел 6 март 

50 мең данә тираж белән “Пионерская правда” газетасының

беренче саны басылып чыга.

1925 ел 16 июнь - “Артек” пионер лагерының туган көне.

(Кырым, Аю-Даг)

1960 елның июлендә- Кара диңгез буенда ,

Туапсе шәһәрендә “Бөркет”(“Орленок”) пионер лагеры ачыла.

1967 ел 10 январь-

пионерларның “Аҗаган” исемле 

 Бөтенсоюз   хәрби - спорт уены старт ала.

 

  1940 ел - А.П.Гайдарның

 “Тимур һәм аның командасы” исемле  повесте басылып чыга.

 

 

 

 

 

Мәчкәрә  мәктәбендә

иң беренче пионер оешмасы

 1925 нче елда

Камил Солтанбеков җитәкчелеге астында төзелә.

                                          

   Беренче пионерлар –

 Ш.Бакиров

Х.Исхаков

М.Исмәгыйлова

 

Дружина Габдулла Тукай исемен йөртә.

 

Почётлы пионерлар –

Зәйтүнә Нәбиева

Зәйнәп Кәбиева

                                                                                  

 

Мәктәпнең беренче комсомол оешмасы

 1919 нчы елда

Гаян Динмөхәммәтов җитәкчелеге астында оеша.

 

Беренче комсомоллар –

 И.Хамзин

К.Исхаков

 

 

 

 

 

Мәчкәрә урта мәктәбендә

 вожатый булып эшләүчеләр:

 

Хайретдинова  Кадрия  Хайретдиновна - 1960-62 ел

Мансурова  Ленуза  Хакимовна – 1962-63 ел

Исрафилова  Асия  Мухаметовна- 1963-64 ел

Кадиров  Хабибулхак  Хабибрахманович-1964 ел

Сираҗиева  Найлә  Сабировна- 1964-67 ел

Загидуллина Дания Хакимовна-1965-89 ел

Шакирҗанова  Найлә Мубараковна -1970- 71 ел

Аглиуллина  Гөлфинас  Зиннуровна -1980-81 ел

Шакирова Маһиназ Нурулловна - 1981-89 ел

Загидуллина  Нурия  Накиповна- 1985-87 ел

Хисанова  Альбина  Маулитовна- 1987-89 ел

Гимадиева  Сүрия Габидулловна- 1990-96 ел

Мухаметзянова Альбина Маулитовна - 1996 -2014 еллар (педагог-организатор)

 

 

Самигуллин Наумир Абдуллович-

сугыш һәм хезмәт  ветераны,

 педагог-җитәкче,  РСФСР ның

Халык мәгарифе отличнигы.

 

 

 

 

 

 

 

Укытучы , сердәш, киңәшчем сез,

Һәрвакытта гадел, түзем дә.

Иң хөрмәтле, матур кеше булып

Каласыз сез күңел түремдә.

Җиңү көне.

( сугыш  ветераны  Наумир абыйның  хәтер истәлекләреннән)

“...1945 нче ел. апрель ае. санитар поезд безне кояшлы кисловодск шәһәренә алып килде. сулыш юллары  яраланган  авыруларны, “госбанк” санаторие бинасына туплаган булганнар. озак аунадык  госпиталь караватында. Җиңү көнен дә шунда каршыладык.... Кавказның саф һавалы, шифалы суларга бай кисловодск каласы әле дә истә: инде бәйләүләрне бөтенләйгә салган идем. ул көнне, никтер, гадәттәгедән иртәрәк уянып киттем. йоклаган  урыннан  торып, билгә тикле ялангач килеш, балконга чыктым. беләсезме, егерменче  яшең  белән  барганда  сугыштан, аннары  бик авыр яралардан исән калып, савыгып килүеңне тою бик татлы  икән ул!  урамда әле караңгы. кавказ иртәсе таулар артыннан  күтәрелергә  җыенган чак. ерактан, шәһәр читеннән килгән, “ра-ра-ра” кебегрәк ишетелгән тонык авазларга  колак салып, көн дә юк, төн дә юк безнең брат солдатка, өйрәнүләргә алып чыкканнардыр үзләрен,  дип уйлап куйдым. шулчак госпиталь  бинасына тышкы яктан куелган репродуктор  телгә килде. мәшһүр  диктор левитан тавышы фашистлар германиясенең  берсүзсез капитуляция ясавы, илебезгә җиңү яулануы хәбәрен  тапшырды. бу 1945 нче елның  9 нчы май таңында иде. әйтеп, сөйләп аңлата алмаслык  зур куанычтан күзләр дымланды. бөтен ил зарыгып көткән көн. Палатада йок-лап яткан  3  иптәшемне  уяттым. кочаклашып , нәрсә әйтергә белмичә тордык бер мәл. исне җыеп, сугыш беткән, беткән  дип пышылдыйбыз, яшь аралаш елмаябыз. зур сөенечне  уртаклашасы  килеп, янәшәбездәге палаталарга йөгердек...                                                                                                      Ул көнне палата тәрәзәләреннән, балконнардан кояшлы  яз кочагына – урамга  моңлы җырлар агыла башлады.  та-зарып  җитүне, яңадан сафка басуны көтеп яткан күңелләр дә кинәт  өйгә талпынды. Шәфкатьсез  әҗәл  белән  яка-лашкан  ир-егетләрнең  күпчелеге, бәрелешләрдә исән калып өенә кайту өметен тонык хыял  гына итеп, күңеленең  аулак бер ышыгында саклады моңарчы. бүген исә , җиңү хәбәреннән күпергән шатлык шул хыялга  сихри канатлар  үстерде  диярсең!...”

bottom of page